Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Fortum компаниясе белән җил энергетикасы станцияләре турында сөйләште
Fortum фин компаниясе электр энергиясе җитештерүче әйдәп баручы оешмаларның берсе һәм ул углеродсыз энергетиканы җәелдерү белән шөгыльләнә.
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Fortum фин компаниясе җитәкчелеге белән республикадагы альтернатив энергетика үсеше перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әңгәмә барышында энергетика өлкәсендәге перспективалы проектлар, җил энергетикасы станцияләре үзенчәлекләре турында фикер алыштылар”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Fortum фин компаниясе җитәкчелеге белән очрашу Хельсинкида бөтендөнья стартаплар конференциясендә уза.
- Fortum компаниясе электроэнергия җитештерүче әйдәп баручы оешмаларның берсе. Ул углеродсыз энергетика – кояш һәм җил энергетикасын уңышлы файдалана.
Компания Россия базарында актив эшли. Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова элек хәбәр иткәнчә, перспективада Fortum Corporation фин компаниясен Зәй ГРЭСын модернизацияләүгә җәлеп итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз