Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышында катнашты
Владимир Путин уздырган утырышта физкультура һәм спортны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, якындагы ун елга яңа программа документының төп нигезләмәләре буенча фикер алыштылар.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин уздырган Физик культура һәм спортны үстерү буенча советның видеоконференция режимында утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Очрашуда физик культура һәм спорт өлкәсендә стратегик һәм программ документларны гамәлгә ашыру, 2030 елга кадәр Россиядә физик культура һәм спортны үстерү стратегиясе проекты турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Иң мөһиме — спорт белән даими шөгыльләнүче төрле буын кешеләре саны 2009 елдан башлап ике тапкыр ярымга арткан һәм 60 миллионга якын кеше тәшкил итә. Бу стратегиядә игълан ителгән күрсәткечләрне гражданнарның 40 процентыннан бераз артып та киткән. Хәзер якынча 43 процент. 2009 елда барлыгы 15 процент иде. Һәм алга китеш, без күргәнчә, әһәмиятле», — дип ассызыклады Владимир Путин.
Путин сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту сыйфатны арттыру белән, иң мөһиме, гомер озынлыгын арттыру белән турыдан-туры бәйле. «Объектив мәгълүматлар нәкъ менә шул турыда сөйли дә инде. 2009 елдан 2019 елга кадәр Россиядә уртача гомер озынлыгының үсеше дүрт ел ярымнан артык. Бу — яхшы күрсәткеч. Бу уңай динамиканы, һичшиксез, саклап калырга кирә», — диде ул.
Эпидемия аркасында, бөтен дөнья буенча меңләгән спорт чарасы, Олимпиада булмады. Мәҗбүри чикләүләрне гражданнар да, профессиональ атлетлар да, спорт оешмалары да, бизнес та сизде. Яңа стратегиядә форс‑мажор шартлары булганда, кешеләргә физик активлыкны сакларага стадионнар, спортклублар, секцияләр ярдәм итәчәк һәм, әлбәттә, безнең җыелма командаларның тренировка процессын өзмәслек чаралар күрергә кирәк, диде Путин.
«Яңа стратегиядә массакүләм спортны үстерү шартлары, мәктәпләрдә һәм вузларда, эш һәм яшәү урынында инфраструктура булдыруны билгеләргә кирәк. Соңгы елларда зур гына спорт комплекслары, меңләгән ареналар төзелде, модернизацияләнде, һәм бу Олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты, студентлар Универсиадалары, илебездә узган башка күп кенә халыкара форумнар уздыру нәтиҗәсе булды», — диде Путин.
Ул хәзер нәкъ менә кешеләр өчен якын урнашкан кечкенә мәйданчыклар һәм заллар челтәрен киңәйтүгә һәм яңартуга игътибар кирәклеген әйтте. «Биредә бушлай шөгыльләнә алу мөһим. Бу бигрәк тә авылларга кагыла, анда инфраструктура әлегә җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. 2021 елда башланачак „Авылда спорт“ ярдәмче программасы кысаларында зур эшләр башкарасы бар әле», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз