news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спорт буенча Президент советы утырышында катнашты

Утырышта 2016-2020 елларда спорт матди-техник база үсеше, физик культура һәм спорт чаралары системасын камилләштерү мәсьәләләре каралды

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Чабаксарда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спорт буенча совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта 2016-2020 елларда спорт материаль-техник база үсеше, физик культура һәм спорт чаралары системасын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Россия Президенты билгеләгәнчә, массакүләм спортта уңай үзгәрешләр, заманча матди-техник база, шулай ук физик культура һәм спорт чараларының камил системасы булган очракта гына, мөмкин хәл. Ил башлыгы хәбәр иткән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Россиядә халыкның 27,5 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

«Әйе, әлеге күрсәткечләр үсә, сизелерлек үсте, әмма әлегә бу җитәрлек түгел», - дип саный В.Путин. «2015 елда бер программа тәмамлана һәм безгә яңа Федераль максатчан программа кабул итү өчен, киләсе алдагы биш елга тиешле чаралар үткәрергә, гамәлләр әзерләргә кирәк », - дип белдерде Россия Президенты. «Һәм моннан тыш әлеге өлкәгә эре һәм урта бизнесны җәлеп итү алымнарын уйлау мөһим, алар мондый объектларны төзи һәм куллана алырлар иде, әлбәттә, социаль объектлар буларак», - дип ышанып әйтте ил башлыгы. Яңа программа, В.Путин сүзләренчә, илнең төрле төбәкләренең спорт объектлары белән тәэмин ителешенең дәрәҗәсендә аермалыкны киметергә тиеш.

«Хәзер мин финанслау турында сөйләп тормыйм. Гомумән финанслау тигез барды. Әмма бюроктратик характердагы башка проблемалар да була. Мин Спорт министрына һәм Төзелеш министрына әлеге проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итүләрен сорыйм, шулай ук алга таба мондый күренешләрне булдырмаска тиешбез», - дип әйтте Россия Президенты.

Мөһим мәсьәләләр арасында ул мәгариф учреждениеләрендә матди-техник базаны үстерүне дә атады. Ул олы яшьтәге кешеләрне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә өндәргә дә чакырды. Шулай ук Владимир Путин даими, бөтен кеше катнаша алырлык спорт чараларының җитмәвен ассызыклады. «Минем фикеремчә, әлеге мәсьәләне муниципаль, төбәкләр һәм федераль дәрәҗәдә хәл итүче мәҗбүри ярышлар системасын булдыру турында уйларга кирәк. Шул системада Фдерерация субъектлары арасында Бөтенроссия спартакиадасы, Президент ярышлары һәм Мәктәп укучыларының Президент спорт уеннары кебек ярышларга тиешле урын табарга кирәк», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100