Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ФИСУның беренче вице-президенты белән белем бирү үзәге төзү хакында фикер алышты
Рөстәм Миңнеханов һәм ФИСУның беренче вице-президенты Клод-Луи Гальен Казанда ФИСУның Халыкара белем бирү үзәген төзү концепциясе хакында фикер алышты
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ФИСУның беренче вице-президенты Клод-Луи Гальен Казанда ФИСУның Халыкара белем бирү үзәген төзү концепциясе хакында фикер алышты.
Клод-Луи Гальен Татарстан башкаласына ФИСУ президенты Джордж Киллиан күрсәтмәсе буенча өч көнлек (16-18 февраль) эш визиты белән килде.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында 2013 елда Казанда Җәйге универсиаданы үткәрүгә әзерлек, спорт инфраструктурасы объектларын төзү хакында сүз барды. Моннан тыш, яклар Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында ФИСУның Халыкара белем бирү үзәген төзү концепциясе хакында фикер алышты.
Искәртеп узабыз, ФИСУның Халыкара белем бирү үзәген төзү турындагы меморандумга 2010 елның 30 июлендә Мәскәүдә “Россия - спорт державасы” Халыкара спорт форумы барган көннәрдә кул куелган иде.
Казанга визиты барышында Клод-Луи Гальен спорт объектларында (Көрәш сарае, “Буревестник” бассейны, Теннис академиясе һәм башкалар), Универсиада авылында булачак, Идел буе академиясе һәм ФИСУның Халыкара белем бирү үзәгенең укыту-лаборатория корпусы проекты белән танышачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ФИСУның белем бирү һәм беркетмә департаменты директоры Коль Гжелошай, Россия студентлар спорт берлеге президенты, ФИСУ башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин, Россия Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының фән, инновацион сәясәт һәм мәгариф департаменты директоры Сергей Евсеев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Владимир Леонов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз