news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Ниинистё белән очрашачак

ТР Президенты Финляндиягә эш сәфәре кысаларында рәсми затлар, бизнес вәкилләре, шулай ук Хельсинкида яшәүче татарлар белән очрашачак.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты Ниинистё белән очрашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ике көнлек эш сәфәре белән Финляндиягә бара. Сәфәр кысаларында ул Президент Саули Ниинистё, эшлекле даирә вәкилләре, Хельсинкида яшәүче татарлар белән очрашачак, Европа Берлегендә иң зурлардан саналган Slush стартаплар конференциясендә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиягә сәфәре көннең икенче яртысына планлаштырылган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Беренче көнне Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашырга ниятли. Очрашуга 150гә якын кеше чакырылган. Бүгенге көндә Финляндиядә 950гә якын татар исәпләнә, алар нигездә Хельсинкида яши. Диаспора вәкилләре арасында бизнес вәкилләре дә, дәүләт хезмәткәрләре дә бар.

4 декабрьдә ТР Президенты «Татарстан – Финляндия» түгәрәк өстәле кысаларында Финляндиянең эшлекле даирәләре белән очраша. Бу көнне Президент шулай ук Sluch Бөтендөнья стартаплар конференциясе ачылышында катнашырга ниятли. Ул Көнбатыш Европада яшь эшкуарлар өчен иң зур конференцияләрнең берсе, анда ел саен бөтен дөньядан 15 меңгә якын кеше җыела.

Финляндиягә сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның зур компания вәкилләре белән очрашуы да планлаштырылган. Очрашуда Fortum Corporation (Финляндия) компаниясенең Зәй ГРЭСын модернизацияләүдә катнашу мөмкинлеге хакында да фикер алышачаклар.

Әлеге илнең Президенты Саули Ниинистё белән очрашу Рөстәм Миңнехановның Финляндиядәге эшлекле программасының соңгы чарасы булачак. Анда Россия белән Финляндия арасындагы озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot