news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов фин татарлары белән очрашачак

Бүгенге көндә Финляндиядә 950гә якын татар яши, аларның күбесе Хельсинкида гомер кичерә.

Рөстәм Миңнеханов фин татарлары белән очрашачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 декабрьдә ике көнлек эш сәфәре белән Финляндиягә барачак. Визит кысаларында рәсми затлар, эшлекле даирәләр, шулай ук Хельсинки шәһәрендә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. Бу хакта бүген Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Эшлекле даирәләр катнашындагы «Татарстан – Финляндия» түгәрәк өстәле сәфәрнең төп чарасы булачак. Түгәрәк өстәлгә электр энергетикасы, сәнәгать, сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүче, шулай ук мебель, юу чаралары, автомобиль шиннары өчен шиплар җитештерүче компания вәкилләре чакырылган. Аларга республиканың икътисади потенциалы тәкъдим ителәчәк», - диде Галимова.

«Без төп бурычны фин бизнесының Татарстан аша Россия базарына үтеп керүендә күрәбез», - дип өстәде ул.

Галимова сүзләренчә, түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук Татарстанда тәкъдим ителгән фин компанияләрендә килеп туган мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар. Аларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кайбер чаралар хакында фикер алышу күздә тотыла.

Казан Кремле вәкиле төгәллек керткәнчә, сәфәрнең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашу үткәрәчәк. «Очрашуга 150гә якын кеше чакырылган. Бүгенге көндә Финляндиядә 950гә якын татар яши, аларның күбесе Хельсинкида гомер кичерә. Диаспора әгъзалары арасында бизнес вәкилләре дә, дәүләт хезмәткәрләре дә бар», - диде Галимова.

ТР Президенты Финляндия татарлары белән соңгы тапкыр 2015 елда очрашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot