Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов, Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, якыннарының кайгысын уртаклаша
“Аның вафаты – Татарстан өчен зур югалту, ул бит соңгы көннәренә кадәр туган республикасының ватанпәрвәре булып калды”, - дип язылган телеграммада
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, Табиевлар гаиләсенә кайгыларын уртаклашып, телеграмма җибәрде.
"Хөрмәтле Динә Мөхәммәд кызы! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем, – диелә телеграмма текстында. – Аның исеме Татарстан тарихында сәнәгать һәм төзелеш зур үсеш алган, социаль бурычлар актив хәл ителгән бөтен бер дәвергә бәйле. Көчле ихтыярлы һәм эш сөючән кеше буларак, ул илнең икътисады һәм халыкара багланышлары үсешенә үзеннән зур өлеш кертте. Аның вафаты – Татарстан Республикасы өчен зур югалту, ул бит соңгы көннәренә кадәр туган республикасының ватанпәрвәре булып калды, безгә һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды һәм күркәм гамәлләре белән дәрт өстәде. Татарстанлыларның хәтерендә Фикрәт Әхмәтҗан улы чын иҗатчы, үз эшенә, үз халкына, үз иленә тугрылыклы җитәкче булып истә калыр.
Сезнең өчен дә, барлык гаиләгез өчен дә зур кайгыгызны уртаклашам. Сез бүген яраткан кешегезне, иң якын һәм тугры дустыгызны югалттыгыз. Аның белән кичергән матур һәм бәхетле тормышыгыз Сезгә һәм улларыгыз Эльмир белән Искәндәргә, барлык зур гаиләгезгә хәсрәтегезне кичерерлек дәрман бирсен. Күркәм сабырлык телим Сезгә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов", - дип язылган телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз