news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов ФИФА президенты белән очрашырга ниятли

Татарстан Президенты Джанни Инфантиноны Казан Кремлендә кабул итәчәк.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә ФИФА президенты Джанни Инфантино белән очраша. Бу хакта ТР Хөкүмәте рәсми порталында хәбәр ителә.

Кич белән Казан теннис академиясендә спорт дөньясында иң көтелгән вакыйгаларның берсе - 2017елда узачак Конфедерацияләр Кубогына жирәбә салу булачак.

Оештыручылар Казаннан бөтен планетага трансляцияләнәчәк бик зур тамаша вәгъдә итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot