news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов фермаларны буш тотмаска өндәде

«Каядыр ферма төзергә йөрибез, ә каядыр алар буш», — диде Президент.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Фермаларның тулы булуына ирешү кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында шундый бурыч куйды.

«Республикада 20 мең терлек урыны буш тора. Игътибар белән карарга кирәк. Каядыр ферма төзергә йөрибез, ә каядыр алар буш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент республикада фермалар төзү, төзекләндерү программалары гамәлдә булуын искәртте.

Миңнеханов шәхси хуҗалыклар зур потенциал булуын билгеләп узды. «Бу гражданнарның кереме дигән сүз, авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә», — диде.


Ел саен сыер тораклары, фермалар төзү-төзекләндерүгә, кошчылык фермаларына, силос-сенаж траншеялары төзелешенә 2 млрд сумга якын акча бирелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100