news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча тренер Владимир Житлов вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Россиянең һәм СССРның атказанган тренеры озак вакытлар ил җыелма командасына җитәкчелек итте.

Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча тренер Владимир Житлов вафатына бәйле кайгы уртаклашты
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм СССРның атказанган тренеры Владимир Житлов вафатына бәйле рәвештә мәрхүмнең хатыны - СССРның атказанган спорт мастеры Валентина Никонованың кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең гаилә әти кешене, акыллы киңәшчесен, остазын һәм тормыш юлдашын югалтты, ә ил үзенең күп еллар намуслы хезмәт иткән лаеклы улларының берсеннән мәхрүм калды», - диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов Житловның талантын билгеләп үтте, аның ярдәмендә рапирачылар Олимпия чемпионнары булды. Тренер озак вакытлар дөнья чемпионатларында, Европа Кубокларында һәм башка халыкара турнирларда беренче урыннарны яулаган ил җыелма командасына җитәкчелек итте.

«Күп еллар сезнең профессиональ һәм гаилә дуэты мәхәббәт һәм үзара ярдәм үрнәге булып хезмәт итте», - диде Татарстан Президенты. Ул бу көннәрдә Валентина Никоновага гаилә ярдәме терәк булуын теләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot