news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Очрашуда таможня органнары белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләләре турында сүз барды.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева очрашуы узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында алга таба да хезмәттәшлек итү турында сүз барды, шулай ук таможня органнары эшчәнлеге белән нәтиҗәле идарә итүне оештыру һәм таможня тармагы өчен башка мөһим сораулар каралды.

Очрашуда Идел буе таможня идарәсе башлыгы Сергей Рыбкин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов катнашты.

Искә төшерик: бүген Казан Ратушасында Идел буе таможня идарәсе коллегиясе үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot