news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар республиканың финанс-бюджет системасын үстерү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстан белән Федераль казначылык арасындагы алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Республика башкаласында федераль ведомство территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Катнашучылар фикер алышуларының төп темасы булып, Федераль казначылыкта эчке контроль һәм аудит оештыру тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot