news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов федераль хакимият органнарындагы Татарстан вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларына беренчел бурычларын искәртте.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстаннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән традицион Яңа ел алды очрашуын уздырды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук республиканың ведомоство һәм министрлык вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты төбәк вәкилләре алдында торган беренчел бурычлар булып элеккечә Татарстан мәнфәгатен закон нигезендә яклау һәм Татарстанның федераль һәм дәүләт программаларында максималь мөмкинлек белән катнаштыру торганлыгын искәртеп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, шушындый очрfшулар Татарстаннан сайланган депутатлар эшенә йомгак ясау һәм алга планнар билгеләү өчен уңай форсат булып тора.

Татарстан икътисад министры Артем Здунов республика уңышларына тукталып, федераль үзәктән расланган акчаларның узган ел белән чагыштырганда 18 процентка үсүен (2016 елдагы 72,7 млрд урынына 86 млрд сум) җиткерде.

Киләсе елда Татарстанга федераль акчалар җәлеп итүдә уңай динамика сакланып калган. Төбәк өчен федераль бюджетта программа өлешендә лимит 76,6 млрд сумны тәшкил итә. Республика 17 федераль максатчан һәм 26 дәүләт программасына кертелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100