news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре масштаблы инвестпроектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Falk Beratung GmbH компаниясе генераль директоры доктор Томас Фальк газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Atlas Copco сәнәгать җиһазлары җитештерү компаниясе вәкиле дә катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итүе турында сөйләде, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү өчен зур потенциал барлыгын әйтте.

«Соңгы елларда республикада газ-мотор ягулыгын куллану буенча җитди эш алып барыла. Без сыекландырылган газ базарын актив үстерәбез, якын киләчәктә — сыекландырылган табигый газ (СПГ) һәм аның белән бәйле инфраструктураны үстерәчәкбез», — диде ул.

Президент сүзләренчә, республикада 20 газ заправкасы станциясе эшли, сыекландырылган табигый газ куллану күләме арта. Ә газда эшләүче транспорт чарасы саны 5,5 мең берәмлек тәшкил итә. Татарстанда транспорт чараларын сыекландырылган метанга яңадан җиһазландыру буенча тулы инфраструктура булдырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук очрашу кысаларында яклар газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, компрессор һәм вакуум техникасын, насос һәм криоген җиһазларны проектлау һәм җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100