news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты

Татарстаннан ике мең кеше теләкләре турында хатны елкажеланий.рф. проектының федераль сайтына юллаган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты, шулай ук депутатлар кушылды.

Алар чыршыдан уенчыкларны кисеп алып, шуларга язылган теләкләрне тормышка ашырырга тиеш була. Ул теләкләрне аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим сабыйлар, авыр чирләре булган өлкән кешеләр язган. Ике мең татарстанлы теләкләре турында хатны елкажеланий.рф. проектының федераль сайтына юллаган.

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында яшәүче уналты яшьлек Евгений Мартыновның хыялын тормышка ашырачак. Яшүсмер берничә ел укулеле уен коралында уйнай белән шөгыльләнә, махсус курсларга йөри, ләкин үз уен коралы юк икән.

Рөстәм Миңнеханов өч баланың үтенечен үтәячәк. Казанда яшәүче тугыз яшьлек Олег Рыков пеноблоклар җитештерү заводында булырга хыяллана. Ун яшьлек Чаллы егете Камил Петровның танкист ролендә булып карыйсы килә. Унбиш яшьлек Екатерина Мокшина ноутбукта эшләргә тели.

Бөтенроссия хәйрия акциясенә ел саен сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, Россия Геройлары, артистлар һәм башкалар кушыла. Быел акция 15 ноябрьдә башланган, 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100