news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырды

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премияләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә уздырылды.

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов быел зур галимәр, укытучылар, җитәкчеләр һәм әйдәп баручы фәнни һәм җитештерү оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең премия лауреатлары булуын билгеләп үтте.

"Бүген дәүләт һәм җәмгыять безнең галимнәребездән ил фәненең мәстәкыйльлеге ныгуын,  тикшеренүләрнең югары дәрәҗәдә булуы көтә. Шунысы сөенечле: ел саен фәннең икътисадның реаль секторы белән бәйленеше арта. Мондый хезмәттәшлекнең ачык мисалы булып "Татнефть" ААҖ эшчәнлеге тора", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ул искәртеп узганча, узып барга елда Татарстан нефтьчеләренең ике зур фәнни эшләнмәсе Дәүләт премияләренә лаек булды. "Бу танылу нефтьчеләр өчен гамәли һән фәнни эшләнмәләрне алга таба да үстерү өчен өстәмә стимул булырга тиеш", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Нефть тармагына нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү проблемасы да якын. Татарстан галимнәре яңа куркынычсыз һәм икътисади яктан отышлы технологияләр тәкъдим иткән, алар рекультивацияләү процессларына киткән вакытны 3-4 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә. Эш әлеге технологияләрне гамәлгә кертүгә генә кайтып кала, дип белдерде республика башлыгы.

Татарстан дәүләт премияләрен шулай ук сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә эшләүче тагын ике коллектив та алды. "Бу тармак Татарстанда һәрчак әһәмиятле өстенлектә, финанс һәм интеллектуаль ресурсларны системалы кертү объекты булды", - диде ТР Президенты. Ул искәртеп узганча, Татарстан галимнәре магнит-резонанс терапиясе алымын 20 елдан артык гамәлгә кертеп, бу кайбер җитди авыруларны диагностикалау һәм дәвалау нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә, шулай ук авыруларны тикшерү вакытын да киметергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, яңа буын дару препаратларын эшләү алымнарын уйлап табу да А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының күпьеллык тикшеренүләре нәтиҗәсе.

"Шулай ук "Сакчыл җитештерү" методикасын тормышка ашыру буенча проект та теләктәшлек тапты. Безнең икътисадны киләчәге шуңа бәйле булачак дип саныйм, - дип өстәде Р.Миңнеханов. - Фәнни җәмгыятьтә һәрчак фәнгә керткән шәхси өлеш әһәмиятле саналды, быел шундый ике премия бирелде", - диде.

Татарстан Президенты премия лауреатларына ил фәненә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, аннары бүләкләү тантанасы булды.

"Танып белүнең семиотика элементлы теориясе" монографияләре циклы өчен премия КДЭУның фәлсәфә кафедрасы мөдире Эмилия Тайсинага бирелде. Профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Азат Әхмәдуллин "Татар драматургиясе тарихы" фәнни хезмәтләре сериясе өчен бүләкләнде.

"Медицина диагностикасында магнит-резонанс томографиясе ысулларын эшләү һәм файдалану" эше өчен 2нче Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре, шулай ук вуз вәкилләре бүләкләнде.

А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты хезмәткәрләре яңа буын дару препаратлары нигезе - макроциклик кушылмаларның яңа классын синтезлау ысулын уйлап тапкан өчен бүләкләнде. Республика территориясендә нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләүнең инновацион технологияләрен эшләгән һәм үзләштергән өчен Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты вәкилләре билгеләп үтелде. Тагын В.Д.Шашин исемендәге "Татнефть" ААҖ хезмәткәрләре дә премиягә лаек дип табылды. "2012-2013 елларга ТРда "Сакчыл җитештерү" методикасын тормышка ашыру" озак вакытлы максатчан программаны эшләү һәм тормышка ашыру"  эше өчен бер төркем галимнәр бүләкләнде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot