news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры белән очрашты

Европа бизнесы ассоциациясе 5-6 февральдә Казанда Халыкара автомобиль төзелеше форумы үткәрә

  (Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры –  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

Европа бизнесы ассоциациясе 1995 елда гамәлгә куелган. Бу коммерцияле булмаган оешма Евроберлек (ЕС) илләреннән һәм Россиядән 630 дан артык компанияне берләштерә. Ассоциация әгъзалары арасында – ЕС һәм РФ арасында ышанычлы элемтәләр җайга салырга омтылучы эре илкүләм корпорацияләр, урта һәм кече предприятиеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте белдергәнчә, Европа бизнесы ассоциациясе 5-6 февральдә Казанда Халыкара автомобиль төзелеше форумы үткәрә һәм Франк Шауфф Татарстан башкаласына анда катнашу өчен  килде.

Рөстәм Миңнеханов Франк Шауффка визит һәм форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты сүзләренчә, республика сәнәгатендә автомобиль төзелеше тармагы мөһим урынны били һәм форум бу тармакны үстерергә ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot