Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Еврокомиссия делегатлары белән хезмәттәшлек хакында сөйләште
БМОның Европа комиссиясе биш төбәк комиссиясенең берсе булып тора һәм 56 әгъза-илне берләштерә.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа икътисади комиссиясе делегациясе белән очрашты. Очрашуда республиканың Европа комиссиясе проектларында катнашу перспективалары хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яклар хезмәттәшлек перспективалары, Татарстанның БМОның Европа икътисади комиссиясе проектларында катнашуы турында фикер алышты», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда БМОның Европа икътисади комиссиясе Дәүләт-шәхси партнерлыгы бюросы рәисе урынбасары – Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов та катнашты.

- БМОның Европа икътисади комиссиясе 1947 елда әлеге комиссиянең әгъза-илләре арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган. Ул БМОның Икътисади һәм социаль үсеш оешмасындагы биш төбәк комиссиясенең берсе. Оешмада 56 әгъза-дәүләт исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз