news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Евгений Зиничевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Президенты республика коткаручылары эше турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Евгений Зиничевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничевка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты һәм федераль министр очрашуы Рөстәм Миңнехановның төбәк Хөкүмәте Йортында эш кабинетында узды.

Яклар «Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының агымдагы эшчәнлеге, гражданнар һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре» турында сөйләштеләр, диделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ» Евгений Зиничевның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе эшчәнлеген уңай бәяләгәнен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100