Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты
Бюст Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада урнаштырылган.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә көнчыгышны өйрәнгән галим Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты. Бюст Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бөек рус дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, легендар шәхес – Евгений Максимович Примаковка бюст ачуда катнашабыз. Бу безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел тулган елда узу – күркәм күренеш. Чит илләрдә беренче бюст ачу нәкъ менә Мисырда уза. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: Евгений Максимович һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен төзүдә башлап йөрүчеләр булдылар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз