Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәрлек – ул уен түгел, биредә барысын да исәпкә алырга кирәк
ТР Президенты «Эшмәкәрлек фабрикасы»н тәмамлаучыларга хәер-фатиха бирде.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Үз бизнесыңны ачу – бик җаваплы адым. Ул җитди булмаган мөнәсәбәтне яратмый һәм барлык адымнарны алдан уйлап атлауны таләп итә. Шунлыктан яшь эшмәкәрләрнең проектларына беренче этапларда ярдәм күрсәтергә кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эшмәкәрлек фабрикасы»ның 2018 елгы чыгарылышында шундый фикер җиткерде.
Ул проектта катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм тәкъдим ителгән Татарстан стартапларының күп төрле булуын искәртте. Шул ук вакытта Миңнеханов яшьләрдә эшмәкәрлек рухын тәрбияләүнең әһәмиятенә басым ясады.
«Бу процесста мәктәп укучыларының катнашуы зур әһәмияткә ия. Башлангыч этапта кешеләргә ниндидер күнекмәләр һәм белемнәр бирергә кирәклеге аңлашыла. Шунлыктан «Фабрика»ның алга таба да актив эшләве мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республика проектын илнең башка төбәкләренә – Дагыстан Республикасы, Тула, Новгород һ.б. өлкәләргә таратуны хуплады. Шул ук вакытта ярдәм сүзләр белән генә чикләнергә тиеш түгел, диде ТР Президенты.
«Иң мөһиме – без бу проектлар хакында сөйләргә генә түгел, аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә дә тиеш. Бизнес алып бару – ул уен түгел, биредә барысын да исәпкә алырга кирәк», - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз