Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: “Эшмәкәрлек рухын мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк”
Казанда Татарстанның “Эшмәкәрлек фабрикасы” проекты VI сезонына йомгак ясалды.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында “Эшмәкәрлек фабрикасы” проектының VI сезонына йомгак ясалды. Финалистларның проектлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Очрашуда, шулай ук, республика Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Эшмәкәрлек фабрикасы”на нигез салучы – Айдар Булатов. Чарада үз бизнесын башлап җибәргән яшь эшмәкәрләр үз проектлары турында сөйләде. Рәсми затлар интерактив система ярдәмендә “мин бу бизнеска, һичшиксез, инвестиция кертәчәкмен”, “мин, мөгаен, бу проектка инвестиция кертермен”, “Инвестиция кертмәмдер, мөгаен”, “инвестиция кертмәячәкмен”, дип тавыш бирде. Залда утыручылар, шулай ук, яшел (“әйе) һәм кызыл (“юк”) карточкалар белән үз фикерен белдерде.

Дөрес йөгерү буенча “I love running” мәктәбен оештыручылар 2017 елның 1 гыйнварында 2017 метрга йөгерү тәкъдиме белән чыкты. Проектның төп үзенчәлеге теорияне көч күнегүләре (йөгерү, йөзү һәм башкалар) белән бергә үреп барудан гыйбарәт. Алар киләсе елда Казан халкын йөгерүгә җәлеп итәргә җыена.
Лениногорск шәһәреннән агач җиһаз җитештерүчеләр бөтен кирәкле җайланмалары белән үз производствосын булдырган. Алар базар кыйммәтеннән 1,5 тапкыр арзанрак бәягә эшләргә әзер булуларын белдерде. Алар, шулай ук, индивидуаль эскиз буенча заказ бирүчегә товарны да ике атна эчендә әзерләп җиткерүне вәгъдә итә. Җиһаз ясаучылар елына 10 миллион сум күләмендәге әйләнешне ниятли. Алар җиһаз җитештерүче кибетләр белән килешүләр төзергә уйлый. Чарада катнашучылар аларга дизайн мәсьәләсенә җитди карарга, чит илләрнең декоратив элементларын кулланып, товарны төрләндерергә киңәш итте. Тавыш бирүчеләрнең нәтиҗәләре 50 гә 50 нисбәтендә бүленде.

Әлмәттән килгән эшмәкәрләр татар телен өйрәнү буенча интерактив әлифба проектын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов белем бирү өлкәсендә интерактив системалар куллану белән бәйле юнәлешләргә теләктәшлек күрсәтелүен билгеләп узды. Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка бу тәкъдимне өйрәнергә йөкләмә бирде.
Алга таба агач массивыннан балалар җиһазы ясаучылар чыгыш ясады. Яшь эшмәкәрләр әйтүенчә, кибетләрдә гипоаллерген җиһаз аз, ата-аналарга балаларын стандарт караватта йокларга өйрәтү авыр. “Безнең караватлар экологик чиста, аларның бәясе дә уртача базар бәясеннән өч тапкырга ким”, - ди алар. Бер караватның уртача бәясе 12 мең 540 сум, керем 6 мең 240 сум тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яшь эшмәкәрләргә электрон сәүдә механизмын куллану кулай булачак. Ул очракта товарны алга этәрүдә чыгымнар да азрак булачак, ди Президент. “Сезнең продукт көндәшлеккә сәләтле. Сатып алачаклар. Яхшы идея, һәр ата-ана үз баласына уңайлы карават тели”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов бала тудыру йортларында әлеге товар турында проспектлар калдырырга, ЗАГС лардан кайда күпме бала туганы турында белешеп, һәр гаиләгә индивидуаль заказ буенча карават тәкъдим итеп открыткалар юлларга киңәш итте. Президентның бу тәкъдимен зал да хуплады. “Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча дип тә әйтсәләр, аларны беркем кире какмаячак”, - дигәч, “Без өлештә алайса”, - дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.
Чарада, шулай ук, күннән аксессуарлар ясау, машина салонындагы җиһазны чистарту технологиясе, предприятиеләрдә һава чистарту буенча хезмәтләр күрсәтү һәм башка проектлар турында да сөйләделәр.
Илшат Гафуров эшмәкәрлек мәктәбенең өч ел яшәвен, аның тотрыклы рәвештә үсеш алуын билгеләп узды. “Бүгенге проектлар аларның башка дәрәҗәгә чыгуын күрсәтте. Беренче елны акча сорый иделәр, хәзер мактанып сөйләрлекләре бар”, - диде.
“Бу кызыклы проект, аны киңәйтергә, районнарга чыгарырга кирәк. Кешеләрне эшмәкәрлеккә өйрәтү мөһим. Әмма 5 кеше белән генә булмый, глобальрәк карау зарур”, - дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов проектны оештыручыларга. Һава чистарту җайланмасын уйлап чыгаручыларга ул: "Без һава сафлыгы дәрәҗәсе стандартларга җавап бирсен өчен предприятиеләргә дә тәкъдим итәргә әзер. Әмма иң мөһиме – сезнең теләк булуы, идеяләрегез кызыклы. Темп бирергә кирәк. Яхшы перспективалы күп кенә проектларны безнең эре предприятиеләргә бирергә кирәк. Андый йөкләмәләрне бирербез", - дип мөрәҗәгать итте Президент һәм уңышлар теләде.

Республика җитәкчесе башлап йөрүче яшь эшкуарларга ярдәм чаралары күрсәтеләчәгенә ышандырды. “Безгә эшмәкәрләр, әйтик, 20 карават белән генә чикләнмәячәк мохит тудырырга кирәк. Агрессив булырга кирәк. Бүген базар ачык, әмма анда сыйфаты, бәясе ягыннан яңа конкурентлы продукт кирәк. Без ярдәм итәчәкбез, башка юл юк безнең. Эре предприятиеләребез бар, әмма иң зур резерв – базарга күптөрле идеяләр чыгара алырлык яшьләр. Шул рәвешле, эш урыннары булдырылачак, салым түләүчеләр артачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент әйтүенчә, университетлар да югары мәктәп кебек түгел, ә тикшеренү үзәкләре, эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәкләре буларак эшләргә тиеш. “Гомумән, мәктәптән үк башларга кирәк. Эшмәкәрлек рухын мәктәптә үк салырга тиешбез. Тулаем алганда, мин канәгать. Остазларга, проектны эшләүчеләргә рәхмәт. Аны үстерергә кирәк. Нәрсә теләгәнеңне төгәл белү зарур. Артык озак уйласаң вакыт китәчәк. Көндәшле була алган юнәлештә тулы куәткә хәрәкәт итәргә кирәк. Яшь эшмәкәрләр – республикабызның куәтле резервы. Бу процессларга инициативалы яшьләрне җәлеп итеп, аларга ярдәм итү мөһим. Бу мәсьәләләр белән калыплашкан төстә шөгыльләнәчәкбез”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз