news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда 13 яшьлек эшмәкәрнең проектын хуплады

«Эшмәкәрлек фабрикасы» республикада 2014 елда барлыкка килде һәм берничә ел эчендә үз максатына да иреште.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда 300дән артык эшмәкәр экспертлар һәм хакимият вәкилләре белән берлектә «Эшмәкәрлек фабрикасы» белем бирү проектының биш еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Иң элек республика лидеры дистәләгән эш урын алган күргәзмә белән танышты: анда эшмәкәрләр, студентлар һәм мәктәп укучылары үз идеяләрен тәкъдим итте. Экспозиция белән танышканнан соң җиде юнәлеш буенча әлеге проектларны яклауга күчтеләр.

Иң беренчеләрдән булып «Фабрика-Балалар» курсын тәмамлаган 13 яшьлек Данияр Гомәров үз проектын тәкъдим итте. Ул үз гаиләсе ярдәмендә сыр ясау белән шөгыльләнә башлаган һәм әлеге эше аңа аена 15 мең сум чиста табыш китерә.

«Эшмәкәрлек фабрикасы» республикада 2014 елда барлыкка килде һәм берничә ел эчендә үз максатына иреште.

«Бүген проект үзенең беренче юбилеен бәйрәм итә. Биш ел эчендә аны 3,2 мең кеше тәмамлады, 800 бизнес-проект гамәлгә ашырыла башлады, 250 остаз әзерләнде һәм 200дән артык партнер белән хезмәттәшлек урнаштырылды», - диде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Ул әлеге башлангычны Россиянең дүрт төбәгендә күтәреп алуларын әйтте. Хәзер «Эшмәкәрлек фабрикасы» Дагыстан Республикасы, Тула, Новгород һәм Киров өлкәләрендә уза.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot