news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Эшмәкәрлек фабрикасы" белем бирү проекты чарасында катнаша

Проектка җәлеп ителгән яшьләр үз бизнеслары турында сөйли.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эшмәкәрлек фабрикасы" белем бирү проекты чарасында катнаша. Казан федераль университетының Икътисад институтында уза торган чарада Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнаша.

"Эшмәкәрлек фабрикасы" бизнесны нульдән башларга мөмкинлек бирә. Яшь эшкуарларның остазлары – бүгенге көндә республикадагы әйдәп баручы эшмәкәрләр. Быел Татарстанның 15 районыннан 30 кеше белем бирү курслары аша узып, бизнесларын башлап җибәргән.

Хәзерге вакытта проектта катнашучы яшьләр үз бизнеслары турында сөйли. Рәсми затлар һәм залда утыручылар киләчәктә инвестицияләр кертү-кертмәү өчен тавыш бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot