news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә көн саен нәрсәгә дә булса өйрәнергә киңәш итте

Татарстан Президенты бизнес вәкилләрен Россия эшмәкәрләре көне белән котлады.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарны Россия эшмәкәрләре көне белән котлады. Ул аларга көн саен нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә киңәш итте. Бу хакта республика җитәкчесе «Яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?» онлайн-форумында әйтте.

«Безнең һәрберебез көн саен нәрсәгә дә булса өйрәнергә тиеш. Һәм безнең һәркайсыбыз көн саен үзебез өчен кызыклы нәрсәләр табарга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. — Хәзер ничек кенә авыр булмасын, без бергә, без яңа шартларда эшләргә өйрәнәбез. Бу ай ярым эчендә без бик үзгәрдек, эш рәвешләрен таба алдык».

ТР Президенты яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыятьтә кече һәм урта бизнес кына түгел, зур бизнесның да зыян күрүен искәртте. «Бу ихтыяҗ белән дә, тәэмин итүчеләр белән дә бәйле. Әмма кече һәм урта бизнес иң катлаулы хәлдә булып чыкты. Без моны яхшы аңлыйбыз. Катгый нормалар һәм таләпләр кысаларында күп кенә эшмәкәрләр эшли. Әлбәттә, әле эшләргә рөхсәт ителмәгән бизнес бар, ләкин төп өлеше үз эшчәнлеген алып бара», — дип искәртте ул.

Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларда кече һәм урта бизнес белән эшнең ничек оештырылуы көн саен контрольдә тотыла, дип өстәде. «Бу эшмәкәрләр эшчәнлеге өчен барысын да эшләгәнбез дигән сүз түгел, безгә әле күп эшләргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин да икътисадны тотрыклыландыру бурычын куйды», — диде ул.

Үз чыгышының ахырында ТР Президенты бизнесменнарга «үзләрен эшкуарлыкка багышлаулары» өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100