news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битарафлык күрсәткән шәһәр һәм район башлыкларын ярты ел кабул итмәячәге турында ярымшаяру белән кисәтте. Бу хакта ул түрәләрнең йөз белән борылмауларына зарланып чыгыш ясаган яшь эшмәкәрләрнең берсенең сүзеннән соң әйтте.

“Пирамида” үзәгендә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында республикада бизнесның эшлеклелек активлыгына муниципаль хакимиятнең йогынтысы турында дискуссия узды. Фикер алышуларда “Витязь” футбол академиясенә нигез салучы Рөстәм Исмаилов катнашты. Ул балалар спорты үсеше белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. “Берничә ай инде Татарстан балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә проект кертергә ниятлибез. Без спорт мнистры Владимир Леоновка да мөрәҗәгать иттек. Ул безнең проектны хуплады. Муниципаль берәмлек башлыкларына проектка теләтәшлек итүләрен сорап хатлар да язды. Ләкин без туктап калдык, административ каршылыкка очрадык. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре безне ишетәселәре килми, муниципалитет башлыкларына барыгыз, дип борып җибәрәләр, тик без инде ярты ел һаман языла алмыйбыз. Ничек кенә сәер булса да, Башкортстанда без проектны бер ай эчендә гамәлгә керттек”, - дип сөйләде ул.

Рөстәм Миңнеханов моны ишетеп, кайсы районнарда битарафлыкка очраганы турында сорашты. Рөстәм Исмаилов исә, “Казаннан кала, барлык шәһәр һәм районнар” дигәч, Президент, “димәк, ярты ел миңа Казан гына килә алачак”, диде.

Рөстәм Исмаилов, эшмәкәрләргә муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итәргә булышучы “проводник” кирәк, дигән фикерен җиткерде.

Модератор – Яр Чаллы эшмәкәре Денис Марганов та, төбәктә эшлеклелек активлыгы кимүен һәм аны арттыруда хакимият роль уйный алуын билгеләп узды. “Минем үземә дә соңгы 1,5 айда гел шундый җәзаларга теләү рухындагы шалтыратулар килеп ирешә. Салым инспекциясе, мәшгульлек үзәгеннән, статистика органыннан, пенсия фондыннан шундый кисәтүләр була. Ә мин, дәүләт һәм бизнес партнерлар булырга тиеш, дип саныйм”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов, чыгыш ясаучыларның фикерен җөпләп: “Түрәләр культурасында көч куллану булырга тиеш түгел. Мин гел “әйдәгез, бизнеска йөз белән борылыйк” дип әйтеп киләм”, - дип тагын бер очракны мисал итеп сөйләде. “Кичә без берничә районда булдык. Берсендә эшмәкәр “Меркурий” сертификациясе системасы мәсьәләсендә мөрәҗәгать итте. Халыктан сөт җыялар, ә Россельхознадзор инспекторы туктатып, документлар сораган. Эшмәкәр “алар хәзер электрон формада” дигәч, инспектор “без берни белмибез” дип протокол төзегән. Һичшиксез, бу белемсез, дорфа хезмәткәрне ачыкларга һәм вазифасыннан читләштерергә. Сөйләшергә өйрәнергә кирәк, сөйләшү “мин сезгә штраф сугам” дип башланырга тиеш түгел. Башта ачыкларга, аннары гына гаепле булса, җәзага тартырга була”, - диде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100