news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр өчен онлайн семинарларда катнашачак

Татарстан Президенты кризиска каршы чараларны эшләүдә катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр өчен онлайн семинарларда катнашачак

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атнасына ике мәртәбә эшмәкәрләр өчен онлайн семинарларда катнашачак. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Шушы семинарлар барышында Президент кече һәм урта бизнес вәкилләре белән аралашачак. Шулай ук, Рөстәм Нургалиевич Хөкүмәтнең профильле блогында тәкъдим ителәчәк кризиска каршы чараларны эшләүдә катнашачак», — дип белдерде Галимова.

Аның сүзләренчә, бу семинарлар җәмәгать туклануы системасында продукцияне читкә чыгару тәҗрибәсе булганнар өчен файдалы булачак. «Бу семинарлар даими үткәрелә», — диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты республиканың Икътисад министрлыгына эшмәкәрләр өчен өйрәнү семинарларын оештыру мәсьәләсе турында уйларга күрсәтмә биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot