news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул – үзенә ышанган, үзен һәм якыннарын туйдыра торган кеше

Татарстан Президенты фикеренчә, эшмәкәр булып һәркем эшли алмый.

Рөстәм Миңнеханов: Эшмәкәр ул – үзенә ышанган, үзен һәм якыннарын туйдыра торган кеше
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Эшмәкәр Хөкүмәттән көтми, ул үзенә ышанган, үзен, якыннарын туйдыра, халыкка эш бирә торган кеше”, - дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

“Татарларның 30 проценты гына Татарстанда, калганы чит өлкәләрдә яши. Кая гына барсак та, татар халкы белән горурланабыз. Ул я эшмәкәр, я башка бер эштә үз-үзен тапкан кеше. Эшмәкәр кем ул? Ул Хөкүмәттән көтми, үзенә ышанган, үзен, якыннарын туйдыра, эш бирә. Бөтен илләрнең терәге – урта класста, шуңа сезнең кебек эшмәкәрләр кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

“Эшмәкәр булып һәркем эшли алмый”, - дип саный Президент. Ул бүген күргәзмәдә продукция караганнарын искәртеп, аеруча казылыкка басым ясады. “Аны бер фабрика да эшли алмый. Ул шулкадәр авыр хезмәт, аның нечкәлекләре бар. Аның өчен күңелне биреп эченә керергә кирәк”, - ди ул.

Рөстәм Миңнеханов продукцияне җитештерү генә түгел, сату мәсьәләсе дә торуын әйтте. Татар авыллары эшмәкәрләре продукциясен сатуда ярдәм күрсәтү бурычын куйды. “Хәләл продукция турында сүз алып барабыз, гомумән, хәләл тормыш турында да. Россиядә 20 млн нан артык мөселман бар. Аларга хәләл ризык, хәләл укыту, хәләл медицина – барысы да булырга тиеш”, - диде.

Президент авыл эшмәкәрләре белән тыгыз элемтә сакланырга тиешлеген әйтте. “Без авыл аша милләтне саклыйбыз, шәһәрдә бу авыр. Татарстанда әле мөмкинлек бар, чит өлкәләрдә телне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклап калу бик авыр. Әгәр син көчле, нык, кесәңдә бераз акчаң булса, авыл өчен дә, бүтәннәр өчен дә ярдәм күрсәтә аласың”, - диде.

“Бу эшне киләчәктә дә алып барачакбыз. Мондый очрашулар безнең өчен дә файдалы. Сезне тыңлагач, эшегезне күргәч, үзебездә дә бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк дигән вазифа куям. Сезгә уңышлар телим, киләчәктә дә күрешергә насыйп булсын”, - дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов. Чыгышыннан соң ул хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100