news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанга килде

25 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашачак.

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сәмәркандка (Үзбәкстан) килде. Сәмәрканд халыкара аэропортында аны Сәмәрканд өлкәсе хакиме Туробҗон Җураев каршылады, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Бүген Татарстан Президенты Сәмәркандның тарихи урыннарында булуны планлаштыра, иртәгә сәфәрен башкалага дәвам итәчәк.

Ташкентта Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук ул Алишер Навои исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать осталары концертында булачак.

25 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашачак.

Шулай ук Ташкентка эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Президенты үзбәк-татар эшлекле форумында катнашачак һәм GM Powertrain Uzbekistan предприятиесе җитештерү линияләрендә булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot