news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Франциягә килде

Татарстан Президенты берничә предприятиедә булачак һәм Марсель вице-мэры белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Франциягә килде
instagram.com

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Франциягә килде. Ул анда берничә очрашу һәм эшлекле сөйләшүләр уздырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми порталы хәбәр итә.

«Марсельгә килүгә үк Татарстан Президентының Airbus Helicopters компаниясенә баруы көтелә. Бүген кич Рөстәм Миңнехановның Прованс - Альплар - Зәңгәр Яр (Лазурный Берег) төбәге Президенты Рено Музелье әфәнде белән очрашуы планлаштырылган», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Җомга көнне Татарстан Президенты «Франция – Татарстан» эшлекле форумында катнашачак. Анда Татарстан делегациясе республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын, француз ягы — Прованс - Альплар - Зәңгәр Яр (Лазурный берег) төбәге мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Марсель мэрының Халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашачак. Шулай ук Татарстан Президентының Technoparc des Florides технопаркында да булуы планлаштырыла, ул анда тәкъдим ителгән авиакосмик сәнәгать предприятиеләре белән танышачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100