news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлыкны үстерүдә Татарстан тәҗрибәсен Лидерлар клубында сөйләде

Хакимият, бизнес һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Россия төбәкләрендәге эшлекле җәмгыятьләр алдында торган проблемалар хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлыкны үстерүдә Татарстан тәҗрибәсен Лидерлар клубында сөйләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Уңайлы инвестицион климатка таба 100 адым» конференциясе Лидерлар клубының эшлекле иртәнге ашында эшкуарлыкны үстерүдә Татарстан тәҗрибәсе хакында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Эшлекле иртәнге аш вакытында Россия Федерациясе субъектларындагы эшлекле җәмгыятьләр алдында торган проблемалар, төбәкләрдәге шундый берләшмәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге хакында фикер алыштылар», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Рөстәм Миңнеханов һәр төбәктә эшкуарлыкны үстерүгә бәйле проблемалар булуын искәртте. Аның сүзләренчә, берничә төп адым ясарга: бизнесны үстерү өчен инфраструктура булдырырга, закон чыгару базасын киңәйтергә, шулай ук кадрларны укытырга һәм аларга яңадан белем бирергә кирәк.

ТР Президенты Татарстан тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Әйтик, республикада 83 сәнәгать паркы булдырылган, финанс ярдәме күрсәтүдә төрле алымнар кулланыла. Рөстәм Миңнеханов заманча икътисад серләренә яшьләрне мәктәп һәм институтларда өйрәтә башларга кирәк дигән фикерен белдерде, чөнки югары квалификацияле кадрлар мөһим потенциал булып тора.

Татарстан Президенты шулай ук республикада Эшкуарлык советы эшләвен билгеләп үтте. Аның каршында эшче төркемнәр бизнес өчен аеруча актуаль булган проблемаларны өйрәнә һәм аларны хәл итү юлларын эзли.

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ТАСС мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган чарада хакимият, бизнес һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot