news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының үзмәшгульлеккә багышланган утырышын үткәрәчәк

Хәзерге вакытта республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының үзмәшгульлеккә багышланган утырышын үткәрәчәк
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышын үткәрәчәк. Утырышта үзмәшгульләр өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру кебек темалар күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан бизнес-омбудсменының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Утырыш кысаларында кондитерлар өчен санитар нормалар, чит ил гражданнарын үзмәшгульләр сыйфатында теркәү, үзмәшгульләрнең дәүләт сатуларында катнашуы һ.б. темалар кузгатылачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә

Утырыш «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ирекле дискуссияләр форматында узачак. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов чараның модераторы булыр дип көтелә.

Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүген республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot