Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советы утырышын үткәрәчәк
ТР Президенты «Үсеш өчен мохит. Икътисад драйверы буларак уңайлы шәһәр» панель дискуссиясендә чыгыш ясаячак.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышын үткәрә, Израиль компанияләре башлыклары белән очраша, шулай ук эш сәфәре белән Мәскәүгә бара. Россия башкаласында шәһәрләрдә яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән урбанистика форумы ачыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов иртән ТР Хөкүмәте йортында Израиль эшлекле даирәләре делегациясен кабул итәргә ниятли. Шуннан соң ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына юл тотачак. Биредә Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышы уза. «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасы утырышның төп темасы булачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Утырыш дискуссия форматында узачак һәм Интернет челтәрендә онлайн трансляцияләнәчәк.
Көннең икенче яртысында ТР Президенты эш сәфәре белән Россия башкаласына бара. Анда «Зарядье» паркында «Яшәү сыйфаты. Шәһәрләрне үзгәртүче проектлар» дип исемләнгән IX Мәскәү урбанистика форумын ачу тантанасы узачак.
Рөстәм Миңнеханов «Үсеш өчен мохит. Икътисад драйверы буларак уңайлы шәһәр» панель дискуссиясендә катнашачак. ТР Президенты әңгәмәдәшләре арасында Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников бар.
Татарстан Президенты уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча Россиянең әйдәп баручы экспертларыннан берсе. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз