news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар шикаятьләрен бүләк итеп кабул итәргә өндәде

Бүген Казанда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар шикаятьләрен бүләк итеп кабул итәргә өндәде
tatarstan.ru
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Эшкуарларның шикаятьләрен бизнес үсеше өчен уңай мохит тудыру проблемаларын барлау һәм чишүдә ярдәм буларак кабул итәргә кирәк, дип саный республика лидеры Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген республика Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында белдерде. 
 
"Шикаять - ул бүләк кебек. Кайчагында ул күпкә "күпертелгән" булырга мөмкин. Әмма аны ничек бар, шулай кабул итегез. Аны кире кагып булмый, без сабыр булырга тиеш", - диде Президент муниципалитет җитәкчеләренә һәм утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 
 
Ул эшмәкәрләрнең тәнкыйть сүзләре һәрвакытта да объектив булмавын, әмма һәр мөрәҗәгатьне өйрәнү кирәклеген билгеләп үтте һәм эшкуарның максаты - акча эшләү булуын ассызыклады. 
 
Билгеле булганча, мондый чара уникенче тапкыр уздырыла. Ул Татарстанның муниципаль районнарында эшлекле активлык белән идарә итү системасына багышлана. 
 
"Бу форма бик позитив. Мин эшкуарлыкка мөнәсәбәтне үзгәртү максаты куйган идем. Без барыбыз да шул максаттан чыгып эшләргә тиеш. Билгеле, бу эш күп компонентлардан тора, ул катлаулы. Иң мөһиме без үзебез үзгәрергә тиеш. Без әлеге кешеләр белән горурланырга тиеш", - диде Президент.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100