news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән Covid-19 шартларында ярдәм хакында фикер алышачак

Татарстан Президенты республика Сәүдә-сәнәгать палатасында эшкуарлар белән очраша.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар белән Covid-19 шартларында ярдәм хакында фикер алышачак
tatarstan.ru

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшлекле бергәлеге вәкилләре белән очрашу үткәрәчәк. Очрашуда коронавирус инфекциясе таралу шартларында бизнеска ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алышырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук сорау-җавап форматында бизнес алып баруның төрле тармаклары һәм өлкәләрендәге эшкуарлардан конкрет тәкъдимнәр тыңланачак.

Очрашуда хакимият, хокук саклау органнары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев очрашуның модераторы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot