Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә чакырды
Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашты.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә чакырды. ТР Хөкүмәте йортында Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда ул шул хакта белдерде. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Татарстанда тулы куәтенә һөнәри осталык буенча WorldSkills - 2019 чемпионатын үткәрү өчен кирәкле инфраструктура булдырыла. Алда торган вакыйга уңаеннан вакытлы корылмалар урнаштырыла һәм ярышлар узачак «Казан Экспо» бинасы төзелә.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, футбол буенча Дөнья чемпионаты барлык оештыру мәсьәләрен хәл итү өчен яхшы мәктәп булды.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли эшләрнең күләмен һәм Казанда WorldSkills чемпионатына әзерлек уңаеннан күзгә бәрелеп торган алга китешне билгеләп үтте. «Казан Экспо» бинасын сафка бастыруга килгәндә, Саймон Бартли инвестицияләр күләме һәм төзелешнең темпларыннан канәгать калуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз