Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде
Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Босния һәм Герцеговинага килде, анда ул «Татарстан — Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәлендә катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Сарай халыкара аэропортында республика җитәкчесен Россия Федерациясенең Босния һәм Герцеговинадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Калабухов, шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумының генераль секретаре Зоран Джерич, Президиум рәисе киңәшчесе Радован Ковачевич каршы алды.
Эш визиты кысаларында ТР Президенты Татарстан белән Босния һәм Герцеговина арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре хакында фикер алышачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз