news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәхрәйнга килде

Иртәгә Президентны рәсми очрашулар көтә.

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәхрәйнга килде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Бәхрәйн Корольлегенең Манама шәһәренә килде. Халыкара "Бәхрәйн" аэропортында аны Россиянең Бәхрәйндагы Гадәттән тыш һәм тулы вакаләтле илчесе Вагиф Гәрәев белән шейх Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә каршы алды.

Иртәгә, 21 февральдә, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге делегация составында Рөстәм Миңнеханов берничә рәсми чарада катнашачак. Аерым алганда Бәхрәйн короле, илнең Премьер-министры һәм башка рәсми затлар белән очрашулар каралган.

Моннан тыш Рөстәм Миңнехановның эш программасына Россия-Бәхрәйн Хөкүмәтара сәүдә-икътисад һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясенең беренче утырышында катнашу да кергән. 

Ә бүген Манамага килү белән Рөстәм Миңнеханов Россия рәссамы Никас Сафроновның картиналар күргәзмәсендә булды. Анда танылган авторның Көнчыгыш һәм Көнбатыш темасына багышланган дистәләгән эше тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100