Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш урыннарында бәхетсезлек фактларын кисәтүгә игътибарлы булуны сорады
2016 елда производстволарда имгәнүләр күпкә кимегән, үлүчеләр саны өч тапкыр азрак.
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда производстволарда имгәнүләр күпкә кимегән, үлүчеләр саны өч тапкыр азрак. Моңа кадәр республикада 66 очрак теркәлгән булса, былтыр 45 факт билгеле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында шундый мәгълүматлар китерде.
Президент хезмәт хакы вакыт вакытында түләнү, производствода иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле булуына игътибарны юнәлтте.
Тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев докладында хезмәт сагы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында хезмәткәрләренең имгәнүе һәм үлеме өчен 30 лап вазифаи зат үз җәзасын алганын билгеләп үтте. “Без тикшерү идарәсенең һәр очракны җентекләп тикшерүен һәм эш белән тәэмин итүчеләрне җавапка тартуын күрәбез. Сезнең мондый эшләрне вакытында ачып, тикшерү эше башлавыгызны хуплыйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу юнәлештә ул Хезмәт буенча дәүләт инспекциясен, Ростехнадзор кебек ведомстволарны да җәлеп итәргә киңәш бирде. “Төзелеш, агросәнәгать комплексында да бәхетсезлек очраклары күп. Мондый хокук бозуларны профилактикалауга игътибар юнәлтү зарур. Муниципалитетларга, хезмәтне саклау буенча координацион советларга аерым урын бирелә. Аңлату эшенә һәм куркынычсызлык таләпләре үтәлешен контрольдә тотуга басым ясау зарур”, - дип белдерде Президент.
Сүз уңаеннан, Павел Николаев Түбән Камада “ТАИФ-НК” производствосында, Казан дары заводында чыккан шартлауларда гаепле затлар да җавапка тартылачагына ышандырды. Моннан тыш, ул узган елда хезмәткәрләргә вакытында бирелмәгән 6млн сум акча түләттерелгәнен, моңа сәбәпчеләрнең 50 млн сумнан артык мөлкәтенә арест салынганын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз