Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Япониягә барачак
Татарстан делегациясе Япониянең сәнәгать оешмаларын караячак һәм Татарстан-Япония эшлекле форумында катнашачак.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе эш сәфәре белән Япониягә барачак. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Сәфәр 7-8 октябрь көннәренә планлаштырылган. Татарстан делегациясе Киото, Кобе һәм Канадзава шәһәрләрендә булачак.
Министр сүзләренчә, татарстанлылар “Җәмгыятьтә фән һәм технология” халыкара форумында катнашачак. Riken биомедицина кластерында, Канадзава университетында, Кэнрокуэн паркында, Канадзава замогы паркында һәм башка объектларда булачак.
Шулай ук Япония хөкүмәте вәкилләре белән дә берничә эшлекле очрашу планлаштырыла, диде Роман Шәйхетдинов.
Эш сәфәре кысаларында Татарстан-Япония эшлекле форумы узачак. Анда Татарстанның потенциалы тәкъдим ителәчәк. Сәфәр ахырында Татарстан делегациясе Хокусё заводын карауны планштыра. Анда конвейер һәм аралау җиһазлары җитештерелә, диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз