news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Вьетнамда

Бүген Татарстан Президенты Ханойда Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгы җитәкчеләре белән очрашты

 (Казань, 8 сентября, «Татар-информ»). 8-9 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Вьетнам Социалистик Республикасында була.

Бүген Ханой шәһәренә килеп җитүгә, Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгы җитәкчеләре белән очрашып, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, укытучылар алмашуны җайга салу, Татарстан югары уку йортларында белем алучы студентлар санын арттыру турында фикер алышты. 

Аннары ТР Президенты Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре белән очрашты. 

Ханойга сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Вьетнамның эшлекле даирә вәкилләре белән очрашу, әлеге илнең Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре белән әңгәмә, Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәгендә булуы ниятләнгән. Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Вьетнамның чит илләр белән дуслык җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашырга тиеш.  

9 сентябрьдә Татарстан Президенты һәм ТР делегациясенең башка әгъзалары Хоа Лак (Ханой) югары технологияләр паркы белән танышыр дип ниятләнә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100