Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Уфада
РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле М.Бабичның уртак киңәшмәсе була
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Уфада (Башкортстан). Монда Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәсе уза.
Киңәшмә барышында нотыкларның берсе урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә урман сәнәгате комплексын декриминальләштерүгә багышлана. Моннан тыш, Идел буе федераль округы чикләрендә урнашкан гаскәрләрне һәм халыкны радиацион, химик һәм биологик яклау системасын камилләштерү буенча өстәмә чаралар каралачак.
Киңәшмәдә федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, Идел буе федераль округындагы федерация субъектлары җитәкчеләре катнаша.
ТР Президенты матбугат хезмәте шулай дип хәбәр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз