news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркмәнстан башкаласында

Татарстан делегациясе Төркмәнстанның “Аваза” милли туристлык зонасы шифаханә–курорт объектларының беренче чиратын ачуда катнаша

(Казан, 15 июнь, “Татар–информ”). ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе ике көнлек (14–15 июнь) эш визиты белән Төркмәнстанда. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясенең әлеге илгә сәфәренең максаты – Төркмәнстанның “Аваза” милли туристлык зонасы шифаханә–курорт объектларының беренче чиратын ачуда катнашу. Ул бүген иртән тантаналы төстә ачылды – Каспий диңгезе буенда заманча “Ватанчы”, “Чарлак” һәм “Хазына” кунакханәләре файдалануга тапшырылды.
ТР Премьер–министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, тантаналы чаралардан соң “Ватанчы” кунакханәсендә “Аваза” милли туристлык зонасы үсешенә инвестиция кертүдә кызыксыну белдергән чит ил компанияләренең яңа проектлары һәм тәкъдимнәре тәкъдир ителде.
Биредә аквапарклар, пляжлар төзү, ял зонасын алга таба киңәйтү күздә тотыла. Бүгенге көндә “Аваза” туристлык зонасына инвестицияләрнең күләме 2 миллиардтан артык АКШ доллары тәшкил итә.
“Аваза” территориясендә инвестиция проектларының берсен Татарстан Республикасы һәм кайбер төзелеш компанияләре (“КЭР–Холдинг” идарәче компаниясе) гамәлгә ашырачак. Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, әлеге проект чаңгы спорт–сәламәтләндерү комплексын төзүне үз эченә ала.
Бүген Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очраша. Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казанга кайтачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot