Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Приморье краена килде
ТР Президенты Арсеньев шәһәрендә Н.И.Сазыкин исемендәге «Прогресс» авиация компаниясе эшчәнлеге белән танышты, «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышында катнашты.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена килде. Арсеньев шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Н.И.Сазыкин исемендәге «Прогресс» авиация компаниясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар яртыеллык нәтиҗәләре буенча холдинг эшчәнлегенең финанс-хуҗалык күрсәткечләре хакында фикер алышты һәм һәр предприятиедә киләчәктә башкарылачак эш юнәлешләрен билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз