Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нидерланд Корольлегенә килде
ТР Президенты Нидерландка сәфәре кысаларында Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булачак, Philips компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашачак.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нидерланд Корольлегенә килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нидерландка сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Philips Healthcare Инновацион үзәгендә булачак, Президент шулай ук Philips компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашырга ниятли.
Алга таба High Tech Campus Югары технологияләр кампусында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары кампус резиденты — Signify компаниясе эшчәнлеге белән танышачак. Әлеге компания светодиод яктырту системалары, программа белән тәэмин итү һәм хезмәтләр өлкәсендә дөньякүләм лидер санала.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Нидерланд Икътисад министрлыгы Генераль сәркатибе Маартен Кампс белән дә очрашыр дип көтелә. Шуннан соң Нидерландның эшлекле даирә вәкилләре белән оештырылган «түгәрәк өстәл»дә катнашачак. Татарстан Президенты Нидерландка эш сәфәре ахырында Traffic Innovation Center компаниясе эшчәнлеге белән танышырга ниятли.
Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б. бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз