news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде

Татарстан Президенты Халыкара су спорт төрләре федерациясе башкарма директоры белән Казанда дөньякүләм ярышлар уздыру турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүгә килде
tatarstan.ru

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән эшлекле очрашу уздырды. Ул Казанда дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышлар уздыру турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.



«Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән FINA арасында алга таба хезмәттәшлек итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шул исәптән Казанда Су спорт төрләре үзәге үсеше мәсьәләләре буенча сөйләштеләр, анда инде спортчылар – йөзүчеләр һәм суга сикерүчеләр шөгыльләнә, дөнья чемпионаты этапларына әзерлек бара.

Моннан тыш, Казанда FINA эгидасы белән үткәрелә торган агымдагы чараларга әзерлек турында да фикер алыштылар. Шул исәптән синхрон йөзү һәм суга сикерү һәм йөзү буенча дөнья Кубогы этаплары турында да сөйләшенде», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш очрашуда озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек итү – киләчәктә башка чаралар әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре дә күтәрелде.

  • Казан 2015 елда FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырды, анда 75 комплект медаль уйнатылды. Ярышларда 190 илдән 2,5 меңгә якын спортчы катнашты. 5 августтан 16 августка кадәр Казанда, шулай ук, беренче тапкыр төп чемпионат белән бергә, «Мастерс» категориясендәге ветераннар өчен ярышлар узды. Аларда 110 илдән 5,5 мең спортчы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100