Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лондонга килде
Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания компанияләре белән хезмәттәшлек итүнең республика икътисады өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Лондонга килде. Әлеге эш сәфәре кысаларында президент III Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында катнаша. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бизнес-форум Россия һәм Бөекбритания арасында ИТ-технология, нефть һәм газ химиясе, медицина, туризм һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгытуга юнәлдерелгән.
Бизнес-форумнан тыш Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиянең Парламентын һәм Уинстон Черчилль музей-бункерында булырга планлаштырган.