Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кубага килде
Рөстәм Миңнеханов Кубаның беренче Вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашачак
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Гаванага (Куба Республикасына) килде. Гавана халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Кубадагы Гадәттән тыш Һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Михаил Камынин каршы алды.
Кубада булганда Рөстәм Миңнеханов Кубаның беренче Вице-президенты Мигель Диас Канэль белән очрашачак, шулай ук Генетик инженерия һәм биотехнологияләр үзәге эше белән танышачак.
Эшлекле программаның төп чарасы – 32 нче FIHAV Халыкара Гавана ярминкәсендә Россия экспозициясен һәм Россия көнен ачуда катнашу. Татарстан Республикасы экспозициясе эшләгән вакытта кайбер килешүләргә имза салыначак. "Россия-Куба. Алга һәм бергә" бизнес-форумын ачу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты чыгышы планлаштырылган.
Моннан тыш, күргәзмә кысаларында Тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры – Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Родриго Мальмьерк һәм Куба Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Орландо Гильен белән очрашу каралган.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз