news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Копенгагенда

Биредә Татарстан Президенты сәнәгый компанияләр җитәкчеләре белән сөйләшүләр һәм эшлекле очрашулар үткәрәчәк

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Копенгагенга (Дания Корольлеге) килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

9-10 октябрьдә Дания башкаласында Рөстәм Миңнеханов сәнәгый компанияләр җитәкчеләре белән сөйләшүләр һәм эшлекле очрашулар үткәрәчәк. Аерым алганда, «Данфосс», «Хальдор Топсе» һәм башка компания топ-менеджменты белән очрашулар ниятләнгән. Моннан тыш, Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән әңгәмә көтелә.

Шулай ук ТР Президенты "Gehl Architects" компанисе директоры Генриетта Вамберг белән дә очраша. Рөстәм Миңнеханов Копенгагенның шәһәр мохитын трансформацияләү өлкәсендә инфраструктур тәҗрибәсен тәкъдим итүдә дә катнашачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot