Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Колумбиядә
Колумбиядәге визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Богота җәмәгать транспорты системасы эше белән танышачак
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә, көннең икенче яртысында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2014 елның 3-4 ноябрендә) эш сәфәре белән Колумбиянең Богота шәһәренә барды
Богота халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев каршы алды.
Колумбиядәге визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Богота җәмәгать транспорты системасы эше белән танышачак, шулай ук ANDI (Колумбия эшкуарларының милли ассоциациясе) җитәкчелеге белән очрашачак.
Колумбия-Россия Сәүдә палатасында оешма җитәкчелеге белән очрашу узачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак. Болардан тыш, Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын үтәүче Патти Лондоньо белән очрашуы планлаштырылган.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «АК БАРС» БАНК» ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев һәм башкалар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз